«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге белгечләре хезмәттәшләреннән өйрәнә

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу хезмәткәрләр арасында профессиональлек үсешенә ярдәм итә. Бу максаттан Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Лаеш тернәкләндерү үзәгендә һәм Казандагы «Солнечный» тернәкләндерү үзәгендә булдылар.

Лаеш тернәкләндерү үзәге директоры Наталия Сурулева үзәк эше белән таныштырды, тернәкләндерү җиһазларының ничек кулланылуын күрсәтте. Шулай ук белгечләр дәвалау физкультурасы буенча инструктор, психолог-педагог, логопед һәм социаль эш буенча белгеч эшләренә кагылышлы мәсьәләләрне карадылар.

«Экзарта» тернәкләндерү җиһазы белән эш һәм «Абилимпикс» региональ чемпионатына әзерлек серләре белән таныштыру максатыннан дәвалау физкультурасы буенча инструктор Лилия Шиһабиева, хезмәт буенча инструктор Гөлнара Сәлихҗанова һәм монтессори-терапевт Гүзәлия Гыйльфанова «Солнечный» үзәгендә булдылар. «Солнечный» үзәгенең массаж буенча белгече Сергей Евсеев тренажерда эшләү алымнары белән уртаклашты, җиһазларны куллану нәтиҗәләре турында сөйләде.

Алынган белем һәм күнекмәләр көндәлек тернәкләндерү эшендә кулланылачак. Алга таба, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, «Өмет чаткысы» белгечләре якындагы балалар тернәкләндерү үзәкләренә барырга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International