Туган тел традицияләрен торгызу һәм талантлы балаларны ачыклау максатыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» шигырь укучылар конкурсы үткәрә.
Конкурста 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге социаль приютта тәрбияләнүчеләр катнаша ала. Гаризалар 2023 елның 3 апреленнән 14 апреленә кадәр rrc.org@bk.ru электрон почта адресына кабул ителә: («Конкурс чтецов» тамгасы белән).
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге иң яхшы шигырь укучы;
- 13 яшьтән 17 яшькә кадәрге иң яхшы шигырь укучы.
Конкурс үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләрне Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә 8 (843) 236-45-56 телефоны буенча яки Казан шәһәре, Петербург урамы, 40 йорт, 207 нче кабинет адресы буенча алырга мөмкин.