И. Нигъмәтуллин 2022 елның җәендә инсульт кичерә, нәтиҗәдә аның уң кулы һәм аягының хәрәкәт функцияләре бозыла. Картлар һәм инвалидлар өчен Җәлил интернат-йортының күпдисциплинар командасы аның өчен тернәкләндерү буенча индивидуаль озата бару планы төзи. Аяк-кулларның хәрәкәт активлыгын торгызу бурычы тора. Шулай ук И. Нигъмәтуллинны яңадан торып басарга, караваттан урындыкка күчеп утырырга, бүлмә һәм учреждение буйлап йөрергә өйрәтергә кирәк була.
ДФК буенча инструктор белән көн саен вертикализаторда, кече велосипедта һәм башка тернәкләндерү җиһазларында шөгыльләнү сизелерлек прогресс бирә. И. Нигъмәтуллин бүлмә буйлап үз адымнарын ясый ала инде. Интернат-йортта яшәүче кеше ирешкәннәрендә тукталырга җыенмый – тернәкләндерү процессы дәвам итә.