«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләргә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында сөйләделәр

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү – тәрбия процессының мөһим бурычларының берсе. 11 апрельдә Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында профилактик әңгәмә үткәрделәр.

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль идарәсенең Менделеевск районындагы профилактикалау бүлегенең мөдире Мәликә Халикулова балаларга урамны кайда һәм ничек кичәргә, юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында искәртте.

Аннары балалар табышмаклар чиште, юл билгеләре белән пазллар җыйды, теге яки бу билгенең нәрсә аңлатканын сөйләде. Чара ахырында Мәликә Халикулова приютта тәрбияләнүчеләргә яктылык кайтаручы элементлар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International