Татарстанлылар түләүсез юридик ярдәм ала алачак

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Республика халкы Хокукый ярдәм көнендә түләүсез юридик консультация ала алачак. Чара 26 апрельдә сәгать 15:00 Казан шәһәре, Айрат Хәйруллин ур., 5 нче йорт адресы буенча урнашкан «Җәлил» яшьләр-яшүсмерләр үзәге мәйданчыгында узачак.

Профильле ведомстволар белгечләре мөлкәтне ничек бүләргә, торак-коммуналь хуҗалык тарифларын ничек түләргә, хезмәт, пенсия хокукларын, шулай ук мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендәге хокукларны аңлатачаклар.

Хокукый ярдәм көне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге ярдәме белән узачак.

Чарада катнашу өчен алдан 279-25-99, 279-25-02 телефоннары буенча язылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International