Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Солдатка хат» акциясендә актив катнашалар. Ул балаларда патриотлык тәрбияләргә ярдәм итә.
9 апрельдә балалар махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга чираттагы хатлар яздылар. Приютта тәрбияләнүчеләр аларның хатлары һәм рәсемнәре батыр сугышчыларның йөрәкләрен җылытыр, аларның сугышчан рухын күтәрер дип өметләнәләр.