Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» социаль приютында балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау кысаларында 7 апрельдә «Ярдәм сорап» дигән темага дәрес үткәрделәр.
Фикер алышу вакытында балалар яшьләр арасында күчмәлек һәм хокук бозу сәбәпләре турында үз фикерләрен белдерделәр. Яшүсмерләр фикеренчә, бу тискәре күренешләрнең беренче сәбәбе – буш вакыт күп булуы. «Хокук бозулар өчен җаваплылык» видеоролигын караганнан соң, педагоглар Айсылу Җамалетдинова һәм Наталья Евдокимова балалар белән өлкәннәр һәм балалар арасында компромисска юнәлдерелгән тормыш ситуацияләрен уйнаттылар. Балаларны аралашуның кискен почмакларын урап үтәргә һәм шуның белән конфликтларга юл куймаска өйрәттеләр, чөнки күчмәлекнең төп сәбәпләренең икенчесе нәкъ менә гаиләдәге һәм яшьтәшләре арасындагы конфликтлар.
Тәрбиячеләр балаларга тискәре күренешләргә альтернатива барлыгын искәрттеләр: спорт белән шөгыльләнү, секцияләр, түгәрәкләр, китап уку, волонтерлык эшчәнлегендә катнашу.