ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2023 ел
җомга

27 июньдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Елена Зверева мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр белән «Бергә атлау күңелле» технологиясе буенча «Яшь актерлар» дәресе үткәрде. Чара арт-терапия чаралары белән балаларның агрессив, адекват булмаган тәртибен төзәтүгә, коллективта үзара эш итү күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

30 июньдә Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Яшь инвалидларны тернәкләндерү һәм абилитацияләүдә компьютер грамоталылыгы» дигән темага методик берләшмә булып узды. Чара «Границ.Нет» компьютер грамоталылыгы нигезләре мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 30 июньдә Сабантуй узды. Чара Әлмәт шәһәренең «Татнефть – энергия добра» хәйрия фонды ярдәме белән, «Халык мәдәнияте чыганакларына» проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.

26 июньдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Алексей Шатков наркоманияне профилактикалау буенча әңгәмә оештырды.

29 июньдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә «Үз-үзеңә юл» ата-аналар клубының планлы очрашуы узды. Клуб очрашулары психик тайпылышлы балаларның ата-аналарына психологик ярдәм программасы кысаларында уза.

1 июньнән 27 июньгә кадәр Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы айлыгы кысаларында чаралар үткәрелде.

Гыйнвардан июньгә кадәр Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Спорт режимында» тормыш мәктәбе» проекты гамәлгә ашырылды. Ул 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңүче булды. Проект балигъ булмаганнарның деструктив булмаган тәртибен профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең адаптив физик культура буенча инструкторы Александра Пензина «Олимп» спорт мәктәбенең адаптив тренажер залында дәресләр оештыра. Чараларда балалар гына түгел, аларның законлы вәкилләре дә катнаша.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар белән даими рәвештә коммуникатив потенциалны арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.


29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, министрлык бүлекләре башлыклары Азат Әюпов, Никита Давыдов, Елена Кибардина, Ирина Посокова һәм Софья Тонконог халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү өлкәсендә һөнәри осталык бөтенроссия конкурсының төбәк этабын уздыру буенча конкурс комиссиясе составына керделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International