«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар белән даими рәвештә коммуникатив потенциалны арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.
Социаль хезмәтләр алучы Юлия Анатольевна катлаулы авырудан интегә, әмма, бернәрсәгә карамастан, зур потенциалга, ә иң мөһиме – үзенә ярдәм итү теләгенә ия.
Комплекслы үзәк тарафыннан планлаштырылган гыйбадәтханә руханилары белән очрашуга Юлия Анатольевна яраткан пирогын әзерли. Аңа социаль хезмәткәр ярдәм итә. Яраткан ризыкларны әзерләү буенча уртак эш күп вакыт ала, әмма ризык әзерләгәндә озаграк сөйләшергә мөмкинлек барлыкка килүе дә күңелле бонус булып тора, бу өлкәннәр өчен аеруча мөһим.