«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә методик берләшмә узды

2023 елның 30 июне, җомга

30 июньдә Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Яшь инвалидларны тернәкләндерү һәм абилитацияләүдә компьютер грамоталылыгы» дигән темага методик берләшмә булып узды. Чара «Границ.Нет» компьютер грамоталылыгы нигезләре мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Очрашу барышында белгечләр үз эшләренең практикасына мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне кертү тәҗрибәсе һәм методикалары белән уртаклаштылар. Коррекция-үсеш дәресләрендә дистанцион эш үзенчәлекләрен, инвалидларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү өчен медиаинструментларны карадылар, компьютерлаштырылган психологик диагностика һәм когнитив тернәкләндерү системасы белән таныштылар.

Белгечләр цифрлы технологияләрне куллану һәм компьютер грамоталылыгын үзләштерү хәзерге җәмгыятьтә мөһим һәм кирәкле дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International