«Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләр «Спорт режимында» тормыш мәктәбен тәмамладылар

2023 елның 30 июне, җомга

Гыйнвардан июньгә кадәр Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Спорт режимында» тормыш мәктәбе» проекты гамәлгә ашырылды. Ул 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңүче булды. Проект балигъ булмаганнарның деструктив булмаган тәртибен профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Проектны гамәлгә ашыру вакытында тренер җитәкчелегендә катнаш көрәш буенча атна саен дәресләр үткәрелде, грант акчасына спорт залы җиһазландырылды, күнегүләр өчен кирәкле җиһазлар сатып алынды. Шулай ук уңышлы спортчылар белән очрашулар, мастер-класслар, спорт комплексына экскурсияләр оештырылды, ике йомгаклау чарасы үткәрелде.

Һәрбер чара проектның төп максатына ирешүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International