«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсус автотранспорты белән авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны Тәтеш үзәк район хастаханәсенә китерү дәвам итә. Ведомствоара эш оешма җитәкчеләре тарафыннан расланган график буенча алып барыла.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Дуслыкта безнең көч» халык иҗаты фестивалендә үзләренең осталыкларын һәм сәнгатен күрсәттеләр. Фестивальне учреждение белгечләре Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырды.
Нурлат муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашулар үткәрү яхшы традициягә әверелде. «Бүген гражданлык һәм кеше бурычын үтәп, безне яклаучы егетләребезгә булышу бик мөһим», – диләр учреждениедә.
27 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары «Бию ритмында» чарасында катнаштылар. Ул музыкаль иҗатның төрле жанрлары аша мәдәниятара үзара бәйләнешне саклауга юнәлдерелгән.
«ТатИТнефть» ҖЧҖ волонтерлары Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Әлмәт шәһәренә мавыктыргыч экскурсия оештырдылар. Балалар «8 миля» спорт клубындагы ачык һава астында хәрби техника музеенда булдылар.
«Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр җәйге каникулларын күңелле һәм эчтәлекле итеп үткәрәләр. Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында социаль хезмәтләр алучылар «Спайдер» күңел ачу паркында булдылар.
Социаль эш буенча белгеч Дания Гыйльфанова шәхси эшмәкәр Регина Низамова белән берлектә татар милли әйберләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класс «Татнефть» хәйрия фондының «Яхшылык энергиясе» социаль инициативалар грант конкурсының «Үзем иҗат итәм» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.
Яр Чаллы картиналар галереясе белән хезмәттәшлек кысаларында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен рәссам, сәнгать белгече Марат Миңнегалиев белән очрашу оештырылды.
Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар һәм 18 нче урта белем бирү мәктәбе укучылары белән «Холи буяулары» дигән тематик чара үткәрделәр.
26 июньдә Яшьләр көненә Лениногорск муниципаль районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Каникуллар күп булмый» дигән уен дәресе үткәрде. Чара балалар арасында уңай эмоциональ-психологик климат булдыруга юнәлдерелгән.