1 июньнән 27 июньгә кадәр Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы айлыгы кысаларында чаралар үткәрелде.
Әйтик, 26 июньдә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Әлфинә Фәхриева «Волонтер–Теләче» үзәге волонтерлары белән берлектә акция оештырды. Мәгърифәтчелек-профилактика эшен оештыру максатыннан буклетлар таратылды. Шулай ук халык арасында наркомания куркынычы һәм сәламәт яшәү рәвеше өстенлекләре турында әңгәмә уздырылды.