29 июньдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә «Үз-үзеңә юл» ата-аналар клубының планлы очрашуы узды. Клуб очрашулары психик тайпылышлы балаларның ата-аналарына психологик ярдәм программасы кысаларында уза.
«Ярдәмчеләр» темасы буенча дәрес «Потенциаль күнекмәләр» күнегүеннән башланды. Ата-аналар инфографика кулланырга өйрәнде. Шулай ук ата-аналар Татарстан Республикасында озата барулы яшәүне үстерү тәҗрибәсе, инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен урта һөнәри белем бирү учреждениеләре турында мәгълүмат алдылар.