26 июньдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Алексей Шатков наркоманияне профилактикалау буенча әңгәмә оештырды.
Корбан бәйрәме алдыннан имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт үзенең ярдәмчесе белән приютка килде. Аларның максаты балаларга бу бәйрәмнең нәрсә икәнен сөйләү иде. Кунаклар шулай ук балаларның сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәклегенә дә игътибар иттеләр. Алар бернинди очракта да наркотиклар кулланырга ярамый дип билгеләп үттеләр.
Ахырда балаларны тәм-томнар һәм җиләк-җимеш белән сыйладылар.