ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре балигъ булмаганнар өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре арасында тиз арада пазл җыю буенча Идел буе федераль округы чемпионатында катнаштылар. Чара 26–28 июньдә Ульяновск шәһәрендә узды.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары Спас районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы оештырган «Без бергә» маскировка челтәрләре ясау буенча үзара ярдәм акциясенә кушылды.


30
июнь, 2023 ел
җомга

Бүген, 30 июньдә, Яр Чаллы шәһәренә эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде.

Балаларның һөнәрләрнең күптөрле дөньясы турындагы күзаллауларын киңәйтү, икътисадчының вазыйфаи бурычлары белән танышу максатыннан Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Венера Халикова хисапчы кабинетына экскурсия үткәрде.

Аяк-кулларның хәрәкәт активлыгын һәм вак моториканы торгызу максатыннан 29 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары «Эргокабинетта тренажерлар» чарасында булдылар.

Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль эш буенча белгеч дәрес үткәрде. Чара «Тегү эше» программасы кысаларында оештырылды.

«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре район мәдәният йорты коллективы белән берлектә хәйрия бәйрәме оештырдылар. Чара районның ваемсыз булмаган кешеләре ярдәме белән уздырылды.

Көндезге эш белән тәэмин итү һәм җәмгыять тормышының төрле өлкәләренә психик тайпылышлары булган кешеләрне җәлеп итү максатыннан «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан шәһәрнең төрле социаль, мәгариф, мәдәни оешмаларын җәлеп итеп, даими рәвештә чаралар оештырыла.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен Яшьләр көне кысаларында инклюзив чара оештырылды. «Иллюзион» кинотеатры базасында «Super поколение» җәйге лагере балалары белән берлектә чара уздырылды.

2023 ел Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Остазлык – яшьләр белән һөнәрне үзләштергәндә мөһим һәм кирәкле эш формаларының берсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International