Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең адаптив физик культура буенча инструкторы Александра Пензина «Олимп» спорт мәктәбенең адаптив тренажер залында дәресләр оештыра. Чараларда балалар гына түгел, аларның законлы вәкилләре дә катнаша.
Махсус Олимпиада программалары кысаларында адаптив тренажер залына даими йөрү балаларны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә ярдәм итә, хәрәкәтләр координациясен яхшырта, иммунитетны ныгыта. Балалар үз-үзләренә ышана башлыйлар, яшьтәшләре белән күбрәк аралашалар.