Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 30 июньдә Сабантуй узды. Чара Әлмәт шәһәренең «Татнефть – энергия добра» хәйрия фонды ярдәме белән, «Халык мәдәнияте чыганакларына» проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.
Тәрбияләнүчеләр төрле конкурсларда катнаштылар, үзләренең җитезлеген, кыюлыгын, бердәмлеген күрсәттеләр, бәйрәм традицияләре турында белемнәрен гомумиләштерделәр. Күңелле чара милли ризыклар белән чәй эчү белән тәмамланды.