Сукырлар үзәге директоры видеоконференциядә катнашты

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

13 июльдә «Смартека» платформасында «Сөйләүче шәһәр: сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен радиомәгълүмат һәм тавыш ориентирлашу системасы» һәм «Чикләүләрсез киләчәк – инвалидларны укыту һәм эшкә урнаштыру проекты» практикалары презентациясе узды. Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәге директоры Антон Агафонов презентацияләрдә видеоконференцэлемтә режимында катнашты.

Бу практикалар инвалидларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыруга, аларның ихтыяҗларын тормыш ситуацияләрен исәпкә алып канәгатьләндерүгә, шулай ук социаль үзгәрешләрнең сыйфатын тизләтүгә һәм шактый яхшыртуга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International