Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләре буенча төрле чикләүләр булган кешеләр тернәкләндерү уза. Социаль хезмәтләр алучыларның тернәкләнү курсы үтү мөмкинлеге бар, алар төрле медицина процедуралары алып, дәвалау физкультурасы, иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнәләр, тоз бүлмәсендә, релаксация кабинетында ял итәләр.
Бүген «Изгелек» үзәгендә Айрат З. тернәкләнү уза. Үзәктә беренче көннәреннән үк ул, авырлыкларга карамастан, төрле юнәлешләрдә активлык күрсәтә. Ул даими рәвештә иҗади эшчәнлек белән актив шөгыльләнә. Үзенең тырышуы аркасында Айрат З. декоратив-гамәли иҗатның төрле төрләрен үзләштерә. Ул башка социаль хезмәт алучылар өчен бик яхшы үрнәк күрсәтә.