1 700 өлкән буалыны милли проект кысаларында медицина учреждениесенә алып барырга планлаштыралар

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, вакцинацияләү, өстәмә медицина тикшерүе, паллиатив медицина ярдәме күрсәтү һәм диспансер күзәтүе үткәрү өчен үзәк район хастаханәсенә китерүне дәвам итә. Мондый профилактик тикшерүләр сәламәтлекнең төрле патологияләрен иртә стадияләрдә ачыклый, бу актив озын гомерлелек чорын һәм өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәт гомер озынлыгын арттырырга ярдәм итә.

2023 ел башыннан медицина учреждениесенә Буа районы авыл җирлекләреннән 1 189 кеше китерелгән. Өлкән яшьтәге гражданнар оештыручыларга күрсәтелгән кайгыртучанлык һәм игътибар өчен рәхмәт белдерәләр.

Быел чаралар белән барлыгы 1 700 кешене колачлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International