Алексеевск муниципаль районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова сувенир ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чара Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде.
Балаларны татар милли орнаменты, татар милли аяк киеме ясау алымнары белән таныштырдылар. Тәрбияләнүчеләр әзер әйбернең үрнәген карадылар, нинди материаллар кулланылганын белделәр, җитештерү процессын өйрәнделәр. Мастер-классның практик өлеше вакытында балалар күннән орнамент ясадылар һәм аны итек нигезенә тектеләр. Читекләр бик матур килеп чыкты.