«Чишмә» үзәгендә менталь тайпылышлары булган инвалидларга җәмгыятьтә җайлашырга ярдәм итәләр

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

«Ярдәм кулы» клубы кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь тайпылышлы инвалидларны адаптацияләү буенча дәресләр үткәрелә.

11 июльдә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Фәния Гайнетдинова социаль хезмәтләр алучылар белән чираттагы практик дәрес үткәрде. Дәрес электр һәм газ исәпләгечләре күрсәткечләрен бирү, коммуналь түләүләр өчен түләү урыннары белән танышу күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Мондый чаралар менталь тайпылышлары булган кешеләргә яңа күнекмәләр алырга, аралашу даирәсен киңәйтергә, җәмгыятьтә җайлашырга һәм социальләшергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International