11 июльдә Тәтеш районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрне социомәдәни эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Чикләрсез иҗат» проектын тормышка ашыру кысаларында чираттагы дәрес узды.
Дәреснең беренче өлешендә «Форпост» Яшьләр хокук саклау хәрәкәте үзәге белгече Ләйлә Миңнуллина «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасындагы көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр белән математик планшет ярдәмендә разминка үткәрде. Аннары тере чәчәкләрдән панно ясау буенча мастер-класс оештырылды.