Буа интернат-йортында яшәүчеләр белән профилактик чара үткәрелде

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Өлкән яшьтәге гражданнарга карата мошенниклык гамәлләрен булдырмау максатыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Данирә Гыйльфанова юрисконсульт Ксения Козлова белән берлектә «Акчаларны дистанцион урлауны профилактикалау» темасына консультация үткәрде.

Олы яшьтәге кешеләргә карата мошенниклык проблемасы актуаль. Данира Гыйльфанова чарада катнашучыларны иң киң таралган мошенниклык схемалары һәм мошенникларның һөҗүмнәреннән саклану ысуллары белән таныштырды. Конкрет мисалларда ул алдауның төп формалары һәм алар белән көрәшү ысуллары турында сөйләде. Юрисконсульт шикле шалтыратуларга һәм хатларга ничек дөрес җавап бирергә кирәклеге турында мәгълүмат бирде.

Чара ахырында белгечләр таныш булмаган кешеләр белән телефон аша аралашканда саклык чаралары һәм авыр хәлдә калган кешенең гамәлләре турында белешмәләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International