12 июльдә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы буенча берничә чара уздырылды.
Янгын чыккан очракта хезмәт күрсәтүче персонал һәм социаль хезмәтләр алучыларның гамәлләре буенча планнан тыш инструктаж үткәрделәр, беренчел янгын сүндерү чараларын куллану кагыйдәләрен кабатладылар. Шулай ук автомат янгын сүндерү, тышкы һәм эчке су белән тәэмин итү җиһазларының төзеклеген тикшерделәр.
Хезмәткәрләрдә һәм яшәүчеләрдә гадәттән тыш хәл килеп чыкканда үз-үзләрен тотышның төгәл күнекмәләрен, дөрес карарларны тиз кабул итү сәләтен булдыру өчен кешеләрне бинадан эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрелде.
Чара тәмамланганнан соң, тренировка чараларына йомгак ясалды.