Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Спорт белгечләре» дигән спорт чарасы узды. Аны физиотерапия буенча шәфкать туташы Лилия Нәбиева үткәрде.
7 августта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Татарстан Республикасында иртә ярдәм күрсәтү хезмәтләрен оештыру, аутизм спектры бозылулары һәм башка психик тайпылышлары булган кешеләрне озата бару мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен кабул итү көне уздырды.
Бүген, 8 августта, Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар учреждениегә нигез салынганына 44 ел тулуны билгеләп үтәләр. Интернат-йорт 1979 елдан бирле эшли һәм бүгенге көнгә кадәр үз эшчәнлеген алып бара.
«Татнефть» хәйрия фондының финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Мин – әни. Яңа туган бала өчен үсеш мохитен оештыру» грант социаль проектын тормышка ашыру кысаларында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә тармак белгечләре өчен укыту семинары узды. Тыңлаучыларны йөкле хатын-кызлар һәм яңа туган балалары булган хатын-кызлар белән эшләүгә кертелгән инновацион технологияләр белән таныштырдылар.
Бөгелмә шәһәренең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Советлар Союзы Герое Николай Сентюков һәйкәле янындагы территорияне җыештыру буенча традицион акция үткәрделәр. Чарада волонтерлар отрядыннан сигез кеше катнашты.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында арт-технологияне гамәлгә ашыру өчен киптерелгән җиләк-җимеш әзерләү белән шөгыльләнәләр. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә яшәүчеләр интернат бакчасында алма җыйдылар, аннары ачык җәйге беседкада аларны барладылар.
8 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында физик һәм психик тайпылышлары булган яшьләр өчен ачык һавада чара уздырылды. Ул Физкультурачылар көненә багышланган иде. Чараның максаты – физик культураны һәм спортны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларның көндезге ялын оештыру кысаларында өлкән яшьтәге кешеләрне дәвалаучы табибның тәкъдимнәрен исәпкә алып, дәвалау физкультурасы үткәрелде.
Физкультурачылар көне алдыннан 7 августта Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Мин һәм спорт» дәресе үткәрделәр.