8 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында физик һәм психик тайпылышлары булган яшьләр өчен ачык һавада чара уздырылды. Ул Физкультурачылар көненә багышланган иде. Чараның максаты – физик культураны һәм спортны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Чара башында катнашучылар гимнастика таяклары белән гомуми үсеш күнегүләрен башкардылар. Аннары инструктор физкультминутка үткәрде. Социаль хезмәтләр алучылар хәрәкәтләрне рәхәтләнеп кабатладылар.
Чарада сигез кеше катнашты.