Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларның көндезге ялын оештыру кысаларында өлкән яшьтәге кешеләрне дәвалаучы табибның тәкъдимнәрен исәпкә алып, дәвалау физкультурасы үткәрелде.
Дәрес башында медицина хезмәткәре аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге гражданнар белән танышу әңгәмәсе үткәрде, гимнастиканың файдасы нәрсәдә икәнен аңлатты. Аннары социаль хезмәт алучылар рәхәтләнеп дәвалау күнегүләрен башкардылар.