Физкультурачылар көне алдыннан 7 августта Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Мин һәм спорт» дәресе үткәрделәр.
Чара тематик әңгәмә һәм Физкультурачылар көне тарихы, традицияләре турында хикәя белән башланды. Дәреснең төп өлешендә балигъ булмаган балаларга «Минем яраткан спорт төрем» темасына асфальтта рәсемнәр ясау конкурсында катнашырга тәкъдим иттеләр. Конкурсның максаты балаларның танып белү кызыксынуларын стимуллаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде.
Дәрес ахырында 12 катнашучының һәркайсы үз рәсеме турында сөйләде.