Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Теләкләр агачы» хәйрия акциясе оештырды.
15 августта Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Ольга Фролова «Мәкаль юкка гына әйтелми» дигән танып белү чарасы үткәрде.
Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Балалар өчен өстәмә белем бирү үзәгендә булдылар.
Күренекле композитор Рөстәм Яхинның тууына 102 ел тулу уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре камера-инструменталь музыка тыңлау сәгатьләре үткәрделәр.
16 августта, бөек татар композиторы Рөстәм Яхинның туган көнендә, Минзәлә районының «Умырзая» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре аның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.
14 яшьлек Елизавета Савицкая беренче тапкыр җәйге эшкә урнаша. Эшләп тапкан акчага кыз әнисенә бүләк һәм яңа телефон сатып алырга ниятли.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылары алдында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Галиуллин, район мәдәният йорты артисты Рөстәм Холмирзоев һәм колледж студенты Николай Сафонов чыгыш ясады.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бал Спасын билгеләп үттеләр. Иртәдән үк җирле радио буенча яшәүчеләрне бәйрәм белән котладылар. Аннары «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә кәгазьдән тематик эшләнмәләр ясый башладылар. Нәтиҗәдә оригиналь күләмле кәрәзләр килеп чыкты.
Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Спас районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары өчен туп һәм бадминтон уеннары оештырдылар, Скандинавия йөреше буенча дәресләр үткәрделәр.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Август Спаслары» бәйрәме күңелле үтте. А. Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек орденының «Берегиня» фольклор ансамбле волонтерлары оештырган бәйрәм программасы балаларга Бал, Алма һәм Чикләвек Спаслары традицияләре белән танышырга ярдәм итә.