«Парлар өчен котлаулар укырга ошый»: яшүсмерләр беренче эш хакы турында нәрсә сөйлиләр

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

14 яшьлек Елизавета Савицкая беренче тапкыр җәйге эшкә урнаша. Эшләп тапкан акчага кыз әнисенә бүләк һәм яңа телефон сатып алырга ниятли.

Елизавета Яр Чаллыда яши һәм 48 нче мәктәптә укый, быел кызга 14 яшь тулган. Каникул вакытында өстәмә эшкә урнашу мөмкинлеге турында ул үзенең мәктәп укытучысыннан белә. Җәйге чорда эшкә урнашу турында мәгълүматны мәктәп Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм Яр Чаллы студентлар хезмәт отрядлары үзәге тарафыннан әзерләнгән еллык факсограмма буенча алган.

Балаларга эшкә урнашуның берничә варианты тәкъдим ителде. Июнь һәм июль айларында Елизавета мәктәптә эшләргә була, ә август аенда яңа җирдә эшләп карарга була һәм үзе мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итә, анда аңа гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенә урнашырга тәкъдим итәләр.

Елизавета сүзләре буенча, ул кунакларны каршы алырга һәм балалар туу турында таныклык алган парлар өчен котлаулар укырга бик ярата.

Үзенең беренче акчаларын Елизавета әнисенә бүләк һәм үзенә яңа телефон сатып алуга тотарга уйлый. Киләсе елда кыз шулай ук җәйге каникуллар вакытында эшкә урнашырга планлаштыра.  

2023 елның 1 августына Яр Чаллы мәшгульлек үзәге аша 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге 2 900 яшүсмер эшкә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International