Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Теләкләр агачы» хәйрия акциясе оештырды. Акциягә «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Игорь Храмов һәм 7 нче территориаль иҗтимагый үзидарәнең коммерциячел булмаган автоном оешмасы рәисе урынбасары Ирина Матевосян кушылды.
Социаль хезмәт алучы балалар үз теләкләрен яздылар һәм аларны үзәк залында урнаштырылган теләкләр агачына урнаштырдылар. Хәйриячеләрнең кайгыртуы һәм игътибары аркасында балигъ булмаганнарның кечкенә хыяллары тормышка ашты. Мәсәлән, Юлия рәсем ясау өчен җыелма һәм кәрәзле телефон, Илья – «Лего» җыелмасын, Дарья – органайзер, Артемий һәм Арсений өстәл уены алдылар.
Балалар һәм аларның әти-әниләре бүләкләр өчен рәхмәтләрен белдерделәр.