Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылары алдында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Галиуллин, район мәдәният йорты артисты Рөстәм Холмирзоев һәм колледж студенты Николай Сафонов чыгыш ясады.
Татар композиторы, СССРның халык артисты Рөстәм Яхинның тууына 102 ел тулуга багышланган музыкаль программада рус һәм татар телләрендә танылган җырлар яңгырады. Тамашачылар рәхәтләнеп кушылып җырладылар.
«Мондый очрашулардан өлкәннәрдә бик күп уңай эмоцияләр ала, бу аларга тормыш активлыгы бирә», – дип билгеләп үтә интернат-йорт белгечләре.