«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен халык зирәклеге кичәсе үткәрелде

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

15 августта Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Ольга Фролова «Мәкаль юкка гына әйтелми» дигән танып белү чарасы үткәрде.

Балалар мәкальләрне искә төшерделәр, рәсем буенча мәкальләрне атадылар, аларны әкиятләр сюжетларына туры китерделәр. Тәрбияче сүзләренчә, мондый чаралар балалар өчен бик мөһим. Аларда катнашып, балалар күп кенә сорауларга җавап табалар, уйларга һәм анализларга өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International