«Умырзая» үзәге тернәкләнүчеләре Рөстәм Яхин иҗаты белән таныштылар

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

16 августта, бөек татар композиторы Рөстәм Яхинның туган көнендә, Минзәлә районының «Умырзая» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре аның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.

Дәрес Татарстан Республикасы гимнын тыңлаудан башланды. Балалар композиторның татар музыкасына керткән зур өлеше турында белделәр. Шулай ук балалар музыкаль уеннар уйныйлар, үзләрен пианист ролендә сынап карадылар – синтезаторда уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International