Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Рөстәм Яхинның туган көненә багышланган чаралар уздырылды

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Күренекле композитор Рөстәм Яхинның тууына 102 ел тулу уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре камера-инструменталь музыка тыңлау сәгатьләре үткәрделәр.

Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә 16 августта социаль эш буенча белгечләр тематик чара үткәрделәр. Балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар композиторның биографиясе һәм иҗаты белән танышалар. Чарада 15 кеше катнашты.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар өчен презентация һәм Рөстәм Яхин чыгышының видеофрагментын күрсәтү белән чара оештырылды.

Алексеевск районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында «Рөстәм Яхин – үз җиренең улы» танып белү сәгате узды. Балалар композитор иҗаты белән танышып кына калмадылар, викторина сорауларына да җавап бирделәр, Татарстан гимнын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International