Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Спас районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары өчен туп һәм бадминтон уеннары оештырдылар, Скандинавия йөреше буенча дәресләр үткәрделәр.
«Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән «Яшь – ул сан гына» музей проектын тормышка ашыруга юнәлдерелгән чаралар «922 елда Идел буе болгарлары тарафыннан ислам динен кабул итү хөрмәтенә истәлекле билге» комплексында һәм Болгар чәй эчү музеенда узды.
Тәрбияләнүчеләр дөньядагы иң зур Коръәнне кызыксынып карадылар, тыюлыкларда йөрделәр. Экскурсия Бал Спасы турында сөйләшү, чәй эчү һәм электрокарда йөрү белән тәмамланды.
«Социаль туризм» һәм «Актив озын гомерлелек» программалары рухи һәм мәдәни ихтыяҗларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, актив яшәү рәвешенә мотивацияне саклый», – дип билгеләп үтә интернат-йорт белгечләре.