Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Балалар өчен өстәмә белем бирү үзәгендә булдылар.
Үзәк хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләре турында кызыклы чара әзерләделәр. Балалар юл билгеләрен һәм юл аша чыгу кагыйдәләрен кабатладылар, төрле юл хәлләрен карадылар, табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр. Мавыктыргыч сәяхәттән соң балалар мастер-класска бардылар, анда машина йөртүчеләр өчен белешмәлекләр ясадылар.
Велосипед музеена экскурсия бик кызыклы булды. Хәзерге вакытта музейда 40ка якын раритет экспонат тупланган.