ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2023 ел
чәршәмбе

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре куркынычсызлык мәктәбендә дәресләр оештыралар һәм үткәрәләр.

«Үзгәрешләр җәе» ял мәйданчыгы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан балигъ булмаганнар өчен «Барысы да старт ала» дигән спорт чарасы оештырылды.

Композитор Рөстәм Яхин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында узды. Аны татар музыкасы классигының тууына 102 ел тулуга багышладылар.

12 августта, Россия Хәрби-һава көчләре көнендә, Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бәйрәм чарасы уздырылды.

Биектау районында «Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру дәвам итә.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Физкультурачылар көне оештырылды. Социаль хезмәт алучылар өчен төрле кызыклы программа әзерләделәр, бергәләп төсле плакат ясадылар.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

14 августта «Көмеш волонтер» уртак программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучысы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булды. Күчмә чара приютта тәрбияләнүчеләрне борынгы йон эрләү ысулына өйрәтүгә юнәлдерелгән.

Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча программаны гамәлгә ашыру дәвам итә.

Светлана Васильева гаилә шартлары буенча «Ялкын» социаль приютында була. Уку елы башланыр алдыннан 15 яшьлек кыз мәктәптә уку өчен кирәкле барлык әйберләр белән үзен тәэмин итәргә, шулай ук приюттан кайткач, әнисенә ярдәм итәргә һәм гаилә бюджетына үз өлешен кертергә теләгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International