Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Август Спаслары» бәйрәме күңелле үтте. А. Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек орденының «Берегиня» фольклор ансамбле волонтерлары оештырган бәйрәм программасы балаларга Бал, Алма һәм Чикләвек Спаслары традицияләре белән танышырга ярдәм итә.
Тәрбияләнүчеләр умартада булдылар, суда алма тоттылар, табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Балаларны котларга Лаеш шәһәренең София соборы настоятеле Сергий атакай килгән иде.
Чара гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты акчаларын кулланып уздырылды.
.jpeg)