ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2023 ел
җомга

Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль тернәкләндерү буенча белгеч Надежда Смирнова «Өлкәннәр өчен пилатес» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы дәрес уздырды. Күнегүләр туплар ярдәмендә үткәрелде.

17 августта «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече 4 нче социаль участокка ведомствоара чыгу оештырды. Рейд барышында Олы Тархан авылы территориясендә яшәүче сигез гаилә тикшерелде.

2023 елда 1 513 кешене китерү планлаштырыла. Бүгенге көндә медицина учреждениеләренә районның авыл җирлекләреннән 1 092 өлкән яшьтәге кеше китерелгән. Алар барысы да кузгалу урыны һәм вакыты турында алдан ук кисәтелгән.

16 августта Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар белән «Мошенниклык, акчаларны дистанцион урлауны профилактикалау» темасына профилактик чара үткәрелде.

Вадим Сафин Түбән Кама шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә май азагында мөрәҗәгать итә. Быел аңа 15 яшь тулган, һәм ул үзе эшкә урнашырга була. 

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2020 елдан социаль хезмәт күрсәтүдә яшь буенча пенсионер Любовь Никитична тора. Аңа озак вакыт карау системасы кысаларында хезмәтләр күрсәтелә.

17 августта Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Мин яшәгән йорт» дигән интерактив чара уздырылды. Чараның максаты – балаларны торак хокукын һәм торакның кагылгысызлыгын гарантияләүче Бала хокуклары турында конвенция статьясы белән таныштыру.

Мамадыш муниципаль районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенә йөрүчеләр көнкүреш адаптациясе дәресендә катнаштылар.

Россия Федерациясендә хезмәт базарын үстерү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышына, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең миграция һәм мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча стратегик сессияләренә, шулай ук 2026 һәм 2029 елларга перспективада эш бирүчеләрнең Россия Федерациясе субъектлары, шөгыльләр төркемнәре һәм икътисади эшчәнлек төрләре буенча һөнәри кадрларга ихтыяҗын билгеләү максатларында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләр арасында сораштыру үткәрә.

Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре онлайн «Балалар һәм гаиләләр белән эшләүнең фәнни дәлилләнгән методикалары» дигән бушлай стажировка үтәләр. Чараны оештыручы – Иртә катнашу институты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International