Тәтеш районында гаиләләргә профилактик рейдлар үткәрелде

2023 елның 18 августы, җомга

17 августта «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече 4 нче социаль участокка ведомствоара чыгу оештырды. Рейд барышында Олы Тархан авылы территориясендә яшәүче сигез гаилә тикшерелде.

Чараның максаты – янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне һәм автоном янгын хәбәрчеләренең төзеклеген тикшерү. Тикшерелгән гаиләләрдә урнаштырылган янгын хәбәрчеләрендә батареялар алыштырылды, гражданнарга янгын куркынычсызлыгы чаралары турында аңлатмалар бирелде, белешмәлекләр тапшырылды.

Комиссия составына төрле ведомство вәкилләре керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International