Озак вакыт кайгырту системасын тормышка ашыруның уңай мисалы

2023 елның 18 августы, җомга

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2020 елдан социаль хезмәт күрсәтүдә яшь буенча пенсионер Любовь Никитична тора. Аңа озак вакыт карау системасы кысаларында хезмәтләр күрсәтелә.

Социаль учреждениегә мөрәҗәгать иткән вакытта хатын-кызның терәк-хәрәкәт аппараты һәм вак моторикасы белән проблемалары була. Любовь Никитична еш авыртына, авыр психоэмоциональ халәттә була, нәтиҗәдә ул үз-үзенә хезмәт күрсәтү һәм үз-үзен йөртү сәләтен югалта. Эксперт бәяләмәсе нәтиҗәләре буенча пенсионерның чит кеше каравына ихтыяҗы 2 дәрәҗәдә.

Социаль хезмәткәр контроле астында һәм ярдәме белән йөрү функциясен яхшырту өчен, Любовь Никитична табиб билгеләве буенча физик күнегүләр башкара башлый. Социаль хезмәтләр алучының вак моторикасын яхшырту өчен социаль хезмәткәр бармак терапиясе, пластилиннан әвәләп ясау кебек технологияләрне куллана. Социаль хезмәткәр ярдәме белән пенсионерга югалткан функцияләре кире кайта башлый.

Любовь Никитична үзенең социаль хезмәткәренә сабырлыгы, игелеге һәм ярдәме өчен бик рәхмәтле. Ә социаль хезмәткәр уңай нәтиҗәләр күрүенә шатлана. Любовь Никитичнаның эмоциональ хәле әйбәтләнгән, ул социаль-тернәкләнү чараларында рәхәтләнеп катнаша һәм көндәлек тормышта мөстәкыйльлеген күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International