Мамадыш районында милли проект кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны медицина учреждениеләренә китерү дәвам итә

2023 елның 18 августы, җомга

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Мамадыш районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру һәм скрининг тикшерүләре узу өчен медицина оешмаларына китерү эше дәвам итә. Мондый профилактик тикшерүләр кешеләрнең үлеме һәм инвалидлыкның төп сәбәбе булган иң куркыныч авыруларны иртә ачыклау максатыннан үткәрелә.

2023 елда 1 513 кешене китерү планлаштырыла. Бүгенге көндә медицина учреждениеләренә районның авыл җирлекләреннән 1 092 өлкән яшьтәге кеше китерелгән. Алар барысы да кузгалу урыны һәм вакыты турында алдан ук кисәтелгән.

Өлкән яшьтәге гражданнар үзләренә күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International