Вадим Сафин Түбән Кама шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә май азагында мөрәҗәгать итә. Быел аңа 15 яшь тулган, һәм ул үзе эшкә урнашырга була. Мәшгульлек үзәге белгечләре егеткә «Түбән Кама шәһәрен төзекләндерү комплекслы предприятиесе» МУП эш тәкъдим итәләр.
Беренче эшенә егет беренче июньдә үк чыга. «Мондый тәҗрибәм бар», – ди ул. Охшаш эшне әти-әнисенең бакчасында эшләргә туры килгән инде. Дөрес, моның өчен аңа элек түләмәгәннәр. Хәзер исә үзен акча белән тәэмин итү һәм мөстәкыйльлек хис итү мөмкинлеге бар. Егет беренче хезмәт хакын үз компьютерын модернизацияләүгә сарыф итәргә уйлый.
«Шәһәрне матурлатырга һәм кесә чыгымнары өчен акча эшләргә килдем», – дип уртаклашты белгечләр белән Вадим.