Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль тернәкләндерү буенча белгеч Надежда Смирнова «Өлкәннәр өчен пилатес» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы дәрес уздырды. Күнегүләр туплар ярдәмендә үткәрелде.
Дәрес аяк, кул, күкрәк, пресс мускулларын күнектерүгә юнәлдерелгән. Мондый күнегүләр катнашучыларга энергияле булып калырга ярдәм итә, бу аларның физик һәм психик халәтенә уңай йогынты ясый.
Чара төркем формасында узды.