Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре онлайн «Балалар һәм гаиләләр белән эшләүнең фәнни дәлилләнгән методикалары» дигән бушлай стажировка үтәләр. Чараны оештыручы – Иртә катнашу институты.
Биш көн дәвамында белгечләр сынап каралган һәм югары нәтиҗәләр күрсәткән ысуллар белән танышачак, конкрет клиник очракларның мисалларын күрә алачак. Курс тәмамлангач, барлык тыңлаучылар электрон сертификатлар алачак.
«Уңайлы уку форматы, караганнан соң эфир язмасын карау мөмкинлеге бар, өйрәнү һәм эштә куллану өчен бик күп өстәмә мәгълүмат бар», – дип уртаклашты социаль педагог Илсина Нуриева.