ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2023 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә үзәкне тәмамлаган Ләйлә Гайнетдинова килде. Ул Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятен тәмамлаган һәм авылда рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ләйлә «Крючок белән рюкзак бәйләү» мастер-классы белән килгән иде. Ул балаларга бәйләү техникасын күрсәтте.

16 яшьлек Дарья Кочукова махсус хәрби операциядә катнашучының күпбалалы гаиләсенең әгъзасы булып тора. Кыз 13 нче гимназия-интернатта укый, 10 нчы сыйныфны тәмамлаган. Быел ул беренче тапкыр вакытлыча түләүле эшкә урнашкан.

Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды. Анда 14-17 яшьлек социаль хезмәт алучылар катнашты. Чара Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә оештырылды.

18 августта Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында төсле фетрдан брошь ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чараның максаты фетр белән эшләү алымнарына өйрәтү, фантазияне үстерү иде.

Мөстәкыйльлекне үстерү һәм көндәлек тормышта адаптацияләү максатыннан, көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр өчен даруханәгә бару оештырылды. «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре алдан ук дәрестә даруханәгә баруга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге белгечләре тарталеткалар әзерләү буенча кулинар мастер-класс үткәрделәр.

Ел саен 19 августта православие динендәгеләр Алма Спасын бәйрәм итәләр. Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да бу көн уңаеннан чара үткәрелде.


18
август, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара видеоконференция форматында узды.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Алма Спасы бәйрәме үткәрелде. Монда бәйрәмнәрдә пешерү белән шөгыльләнү гадәткә кергән, шуңа күрә интернат-йортта яшәүчеләр тозлы камыр басып, панно ясарга тәкъдим иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International