17 августта Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Мин яшәгән йорт» дигән интерактив чара уздырылды. Чараның максаты – балаларны торак хокукын һәм торакның кагылгысызлыгын гарантияләүче Бала хокуклары турында конвенция статьясы белән таныштыру.
Чара барышында балалар мультимедиа презентациясе ярдәмендә кеше яшәгән йортларның төрлелеге, «торак бүлмә» һәм «торак булмаган бүлмә» төшенчәләре белән таныштылар, йортта куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар. Аннары балалар мәктәптә, өйдә, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәү бурычларын искә төшерделәр.
Уен барышында балалар теге яки бу гамәлләрнең нәтиҗәләрен күрергә өйрәнделәр, дәүләт һәм закон ярдәменә мөрәҗәгать итәргә мөмкин һәм кирәк булган катлаулы тормыш ситуацияләрендә үзләрен ничек тотарга икәнен белделәр.
Ахырда балалар хокукый тәрбия буенча мультипликацион фильм һәм «Балалар ышаныч телефоны» социаль ролигын карадылар.